Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Җырлый:Фәхри Нәсретдинов - <<Казан кичләре>>... Хәсән Туфан сүзләре, Сара Садыкова көе... | Текст песни

Казан кичләре
С. Садыйкова көе Х.Туфан сүзләре
Киң Идел ярыннан искән саф җил,
Юлларга чәчәкләр сип әле.
Ак булып, саф булып истә калсын
Казанның кадерле кичләре.

Туган ил чакырган зур юлларга
Китәрбез таңнарда без моннан.
Озатып калырсың безне, Казан,
Баласын очырган кош сыман.

Яшәрбез туган җир туфрагында,
Кырларда, Иделдә-диңгездә.
Исән-сау булсыннар балалар, дип,
Хәерле юл телә, Ил, безгә.

Иделгә сузылган айлы юлдан
Тын гына, моң гына җыр ага.
Сагынырбыз, дуслар, бу кичләрне
Чәчләргә чал кергән чорда да.

Ал гөлләр сибегез безнең юлга,
Иделнең иртәнге җилләре.
Мәңгегә, гомергә истә калсын
Казанның кадерле кичләре.




Другие названия этого текста
  • Фәхри Насретдинов - Казан кичләре (0)
  • Җырлый:Фәхри Нәсретдинов - <<Казан кичләре>>... Хәсән Туфан сүзләре, Сара Садыкова көе... (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-