Смайлик куеп елмайсам да…
Ренат ГалиӘскәр сүзлэре, Әбри Хәбриев көе
1. Көннәр үтә бер - бер артлы,
Ә мин өлгермәм кебек.
Ачу да чыга кайвакыт
Кояш баюын күреп.
Хыяллардан максатларга –
Бу дөньяның бар яме.
Йөрәгем буш түгел. Менә
Шуңа да мин бәхетле.
Куш: Смайлик куеп елмайсам да кайчак,
Күпләр белмәс ихлас хисләрне.
Күзгә карап ишетүче бар ул
Әйтелмичә калган сүзләрне.
2. Тапшырмаган хатларыма
Килә хатлар аласым.
Телим әле эзләремнең
Тирән уелып каласын.
Төн пәрдәсен ертып кайчак
Аттырамын таңнарны.
Рәхәт танырга улымда
Үземнең чалымнарны.
3. Аңлый беләм: һәр кешенең
Үз дөреслеге барын,
Бер кешедә тупланганын
Акның һәм дә караның.
Яңа иртә кисәтми кайчак
Мәшәкатьләргә күмә.
Кат-кат пышылдыйм уземә:
"Әйдә, туган, сүрелмә!"
Кабатланмас кабат үткәннәрем.
Һәрбер көн башкача башлана.
Ялгышларсыз булмас. Иң беренче
Матурлык бит күзгә ташлана.
Ант итүләр, акланулар артык.
Сүздә тору мөһим, кыскасы...
Дуслык, хөрмәт, ихтирам итүнең,
Яратуның бар үз шкаласы.
Эбри Хэбриев еще тексты
Другие названия этого текста
- Эбри Хэбриев - Смайлик куеп елмайсам да... (А.Исмаил, Эбри Хэбриев муз., Ренат Галиаскар суз.) (0)
- Эбри Хэбриев - Смайлик куеп елмайсам да (0)
Сейчас смотрят
- Эбри Хэбриев - Смайлик куеп елмайсам да... (А.Исмаил, Эбри Хэбриев муз., Ренат Галиаскар суз.)
- Loc Dog - Любимая эти слова для тебя!(Юличка ты лучшая)
- h1Gh - Осколки любви
- Игорь Угольников - Эмигрантская-кабацкая (пародия на Рубашкина
- Максим Смирнов - Ты моя планета, ты мой океан, ты мой сон по ночам , ты моя комета..
- Инфинити - А он такой,как я мечтала :)никит ты для меня самый лучший!!!
- Fifth Harmony - Worth It [male version]
- Вспомни, капитан, жаркий летний наш роман, Страсти ураган бился под тельняшкой. - Помнишь капитан))) белая фуражка)))
- "Я тебя отвоюю" - (И.Крутой - М.Цветаева) И.Аллегрова
- Лариса Махнёва (Удод), Галина Иванова (Снигирёва) - Клён
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1