Балачагым — зәңгәр болон
Эльвира Хәмәтнурова көе Резеда Вәлиева сүзләре
Балачагым — зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен дөнья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга…
Зәңгәр-зәңгәр дулкын булып
Зәңгәр болытлар агыла.
Зәңгәр сулы күлләрендә
Зәңгәр балыклар чагыла…
Балачагым — зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен дөнья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга…
Назлы — сылу сөмбел — гөлләр
Зәңгәр калфакларын кигән,
Зәңгәр кояш нурларына
Иркәләнеп башын игән…
Балачагым — зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен донья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга…
Зәңгәр — зәңгәр дулкын булып
Зәңгәр болотлар агыла.
Зәңгәр сулы күлләрендә
Зәңгәр балыклар чагыла…
Зәңгәр таңда кояш көлсә,
Алсу — зәңгәр нурлар сирпеп,
Зәңгәр гөлләр тибрәнәләр
Җилбер-җилбер-җилбер итеп…
Источник: http://erlar.ru/node/4498
Элеонора һәм Эльвира (Алиһә Нур) Хаматнуровы еще тексты
Сейчас смотрят
- Элеонора һәм Эльвира (Алиһә Нур) Хаматнуровы - Балачагым(NEW 2016) Резеда Валиева суз Эльвира Хаматнурова кое
- Койот - Никто не забыт
- Руставели ( Начало Света 2012 ) - Кожа (feat. Булат, Динайс)
- Sinister - Chained In Reality
- Оксид - Раунд 10 (Финал): Время выбора (vs. kavi)
- Гребенщиков, Борис и Макаревич, Андрей - Лейся, песня на просторе / Гребенщиков, Борис и Макаревич, Андрей
- У Шумахера сегодня Днюха - ему 25, С Днюхой Дружище!!!
- Нафкат Нигматуллин - Син янымда булмагач
- Ульяна Дубина - ДОЛ"Салют"2013 год,1 смена,2 отряд - Вам:3(Простите,звук не очень)
- Мураками - OST "Реальная сказка" (2011) - Мы сделаны из чуда
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1