Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Элина Хакимова.Каян килә моңнар. - Гөлфия Шакирова сүз. Эльвира Хаматнурова көе. | Текст песни

Моң
Эльвира Хәмәтнурова көе Гөлфия Шакирова сүзләре
МОҢ
1)Каян туа, каян килә моңнар,
Күңел түрләренә үтәрлек.
Сүнми һәм сүрелми торган булып,
Гасырларга барып җитәрлек.

Кушымта:
Әллә күктән, җирдән микән,
Әллә галәмнәрдән микэн.
Әллә киек каз канатына,
Тагылыплар киләмикэн.
Әллә җилләр, яңгырлардан,
Әллә карлы бураннардан.
Аккош күлләренә сарган ,
Алсу таңлы томаннардан.

2)Каян туа, каян иңә моңнар,
Урап алып бөтен аңыңны.
Җирдән алып күккә күтәрә ул,
Назга урап синең җаныңны.

Кушымта.

3)Әллә инде былбыллардан күчеп,
Чишмәләргә барып кушыла.
Менә шунда кушыласы килә,
Шушы илаһи аваз тав(ы)шына.

Кушымта:
Әллә күктән, җирдән микән,
Әллә галәмнәрдән микэн.
Әллә киек каз канатына,
Тагылыплар киләмикэн.
Әллә җилләр, яңгырлардан,
Әллә карлы бураннардан.
Аккош күлләренә сарган ,
Алсу таңлы томаннардан.
Каян моңнар туа икэн….

Элина Хакимова.Каян килә моңнар. еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-