Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Э.Җәләлетдинов, камера оркестры, дир. А.Монасыйпов (1976) - 4."Тәүбә вә истигъфар" - А.Монасыйпов. "Тукай аһәңнәре" (вокаль-симфоник поэма) | Текст песни

Йа Илаһым! Падишаһым! Бер дә чик юк иркеңә,
Әмритәсең син кызыкмаска кешенең милкенә.

Мин кызыкмыйм һич кешенең малы, милке, бәхтенә;
Кайда ул, хәтта кызыкмыйм падишаһлар тәхтенә.

Көнче күз салмыйм кешенең йорт-җиренә, нигзенә,
Бер дә янмый күзләрем атлар, сыер һәм үгзенә.

Һич кызыктырмый мине шәп фәйтуны һәм арбасы,
Әйдә тик сөрсен сафа! дим, иткәч ихсан Алласы!

Иа Ходай! Нишлим, әгәр күрсәм кешенең зәүҗәсен?
Торса ул яд иттереп җәннәт сарае раузасын?

Ул Зөләйхаләр вә Ләйләләр кеби булса матур?
Көнләшәм... (әстәгъфирулла!) йа шәкүр вә йа гафур!

Дөньядук нишләп ача ул сигез оҗмах капкасын?!
Ник тәнавелли гүзәл, тәмле, матур оҗмах ашын?

Ярлыка, Мәүлам, мине, мин — инде көнче күбәләк,
Ибне адәмме түзәр, җирдә әгәр күрсә мәләк?!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-