Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Эльвира Хәйруллина - Күршем гөле | Текст песни

Кышлар үтеп, язлар җитү белән
Янә шыта синең гөлләрең.
Язын гөлләр хәтерләтә, күршем,
Елмаюлы синең йөзләрең.

Истәлеккә күршем гөле калды,
Яктылыкка көн дә үрелә.
Көзләр җитсә, сагышлардан корый,
Ә язларын кабат терелә.

Ышанасым килми әле һаман
Юклыгыңа синең дөньяда.
Гөлләрең дә сине көтә сыман,
Моңсуланып көзге айларда.

Кеше гомерләре гөлләр түгел,
Яшәрми шул язлар җиткәндә.
Йөрәк әрни, сыкрап елый күңел,
Мәңгелеккә дуслар киткәндә.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-