Өзгәләнеп көттем кабат күрешүне,
Килдең менә бүген яңадан.
Бүләк итеп биргән чәчәкләрең күргәч,
Мин аерылу диеп аңладым.
Кулларыңда сары,сары кашкарыйлар,
Мин бит көнкән идем акларын.
Минем дә бит бүген сары кашкарыйдай
Сагышлардан сулган чакларым.
Нишләтим соң инде, биргән чәчәкләрдән
Йөзләремә яуды сарысы.
Нинди генә дәва табыйм йөрәгемә,
Сулык-сулык килә ярасы...
Өй түремә хәзер кашкарыйлар чәчтем,
Кайнарлыгым кушып хисемнең.
Ак сөюем кебек ап-ак чәчәк атсын
Гөлләр белән язган исемең.
Эльвира Хайруллина еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1