Сердәш каеннарым
Таслима Низами көе һәм сүзләре
Каеннарга сарылам да елыйм,
Алар - сөйгәнемнең иңнәре.
Һәркайсыбызның да бу дөньяда
Булса иде икән тиңнәре.
Кушымта:
Сердәш каеннарым,
Сездән моңнар тама.
Яраланган җаныма.
Ялгызларның зарын
Алар моңга сала,
Юаталар мине тын гына.
Каеннарга сарылам да уйлыйм,
Бигрәк катлаулы ла бу тормыш.
Ялгышларны белеп ясаганга,
Җавап ала бездән бу язмыш.
Кушымта.
Каеннарга сарылам да җырлыйм,
Кайгы-хәсрәтемне бушатам.
Күз яшемне эчкә йотып яшим,
Җанда яңгыр ява тоташтан.
Кушымта.
Эльвира Хайруллина еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2