Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

_Эльнара Нурмөхәммәтова - Ашмас хыяллар | Текст песни

Ябалак кар уйный-уйный яуды,
Каплый барды синең эзләрне.
Кыш суытты шашкын сөю утын,
Боз каплады күңел күзләрен…

К.: Мин ялгызым бүген, берьялгызым,
Өмет утым сүнде күңелдә…
Китеп бардың саубуллашмый хәтта,
Минем йөрәк тимер түгел лә!..

Йотты сине кышкы салкын бушлык,
Тайгак юллар салды арага.
Йә, Ходаем, нигә яздың миңа
Бозлы утта ялгыз янарга?!

Сүнде инде сөю кояшыбыз,
Мәңгелек төн- ашмас хыяллар…
Язмышлардан узып булмый икән,
Ашкынудан инде ни файда?

Другие названия этого текста
  • Эльнара Нурмухаметова - Ашмас хыяллар.. (1)
  • _Эльнара Нурмөхәммәтова - Ашмас хыяллар (0)
  • _Эльнара Нурмөхәммәтова - Ашмас хыяллар (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-