Дусларым.
(Дусларыма багышлана...)
Көнен дә, төнен дә
Якын дуслар гел һаман да бергә!
Бер төрле уебыз –
Шуңа аралашып туймыйбыз!
Беркайчан белмәдек
Юкка үпкәләшеп йөрүне,
Шатлыгы- кайгысы –
Булды безнең бергә барысы...
Кушымта:
Дус, дус, дусларым,
Йөрәктәге җырларым!
Ниләр генә булса да –
Бергә булыйк, дусларым!
Ялларда, бәйрәмдә
Тырышабыз бул(л)ырга бергә!
Чын дуслар- егетләр!
Бармы тагын безнең кебекләр?
Казанны урыйбыз
Кызлар белән танышабыз, уйныйбыз...
Дискоклуб, ресторан –
Юктыр урын бергә булмаган!
Кушымта: шул ук.
Дөньясы ашыга –
Мәшәкате- борчулары башымда...
Тик күңел түрендә
Дуслар исемнәре бүген дә!
Тормышның юллары
Булсын бергә бара торганы!
Шуңа да җырларым
Сезгә багышланган, дусларым!
Кушымта: шул ук.
02.06.2008
Ришат Галимов
Эмиль Айзатулла еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1