Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Энекэш feat. Нияз абый - Булган иде бит вакыт | Текст песни

1. Булган иде бит вакыт,
Булган идек бит бергә,
Үтте айлар, сынды безнең канатлар.
Нәрсәгә?

Күпме матур мизгелләр
Истә калды хәтеремдә,
Ә хәзер нәрсә соң алар?
Хәзер бүтәннәрдә генә.

Йөри идек урамда
Бергә, кышын, караңгыда,
Булган иде бит вакыт,
Ә хәзер барысы да артта.

Булган иде бит вакыт,
Булган идек бит бергә,
Ә хәзер барысы да
Бары хәтердә. Нигә?

Кушымта:
Нигә булмый вакытны кайтарып?
Нигә без булалмабыз бергә?
Нигә артта калды матур вакыт?
Нигә барысы шулай соң, нигә?

2. Булган иде бит вакыт,
Булган иде чәчәкләр,
Озата идем караңгыда
Өеңә кадәр.

Йөрәктәге яра калыр,
Һәм түзәргә булыр авыр,
Һәм шундагы булган вакыт
Хатирәләр генә булыр.

Ярар, димәк шулай язган,
Һәм буласы да булган.
Ә мин белмим нишләргә,
Әмма кирәк яшәргә.

Хәтта моннан китәсе
Килә минем кайвакыт,
Әмма барысын да үзгәртер
Вакыт.

Азат Гыймадиев сузлэре хэм кое
2013

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-