Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Энекэш - Жэй | Текст песни

Җәй – иң җылы вакыт.
Эшләмә, ял ит, бар булган кайгыларны син оныт!
Җәй – иң рәхәт мизгел.
Якты көннәр, җылы җилләр, һәм бер дә салкын түгел!
Җәй – иң җылы вакыт.
Эшләмә, ял ит, бар булган кайгыларны син оныт!
Җәй – иң рәхәт мизгел.
Якты көннәр, җылы җилләр, һәм бер дә салкын түгел!

1. Мин уяндым иртә белән,
Һәм карадым сәгатькә,
Инде унбер тула иде,
Барасы юк мәктәпкә!
Менә инде уку бетте,
Тагын бер яз узып китте,
Ә мин кабат елмаям.
Кояшлы, җылы җәй җитте!
Күпме көттем мин бу җәйне:
Кышын, язын һәм көзен.
Күпме рәхәт һәм файдалы
Эшләр эшлисең җәен!
Дуслар белән балыкка,
Якты көннәр булганда,
Шундый рәхәт эссе көндә
Барасың коенырга!

Җәй – иң җылы вакыт.
Эшләмә, ял ит, бар булган кайгыларны син оныт!
Җәй – иң рәхәт мизгел.
Якты көннәр, җылы җилләр, һәм бер дә салкын түгел!
Җәй – иң җылы вакыт.
Эшләмә, ял ит, бар булган кайгыларны син оныт!
Җәй – иң рәхәт мизгел.
Якты көннәр, җылы җилләр, һәм бер дә салкын түгел!

2. Кемдер җәен көннәр буе
Өйдә генә утыра,
Кемдер кайта авылына
Бакчада булышырга.
Әйе, миңа ошый Шәкүр,
Мин аны тыңлап йөрим.
Иртән, көндез һәм кичен
Нәрсә телим, шуны эшлим!
Җәйге лагерь, бакча, авыл,
Юк, бер дә булмасын давыл!
Булсын якты рәхәт көннәр!
Җылы яңгыр, җылы җилләр!
Якты көннәр башланды,
Мин елмаямын бүген.
Яшел үлән, кояш, диңгез,
Җиләк була бары тик җәен!

Җәй – иң җылы вакыт.
Эшләмә, ял ит, бар булган кайгыларны син оныт!
Җәй – иң рәхәт мизгел.
Якты көннәр, җылы җилләр, һәм бер дә салкын түгел!
Җәй – иң җылы вакыт.
Эшләмә, ял ит, бар булган кайгыларны син оныт!
Җәй – иң рәхәт мизгел.
Якты көннәр, җылы җилләр, һәм бер дә салкын түгел!

Азат Гыймадиев сүзләре һәм көе
2010

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
  • Сары чэчэк Сары чэчэк
    Бик зур рэхмэт энекэш. Read more Show less ... "Жилэкле жэй"-Ринад Камалетдинов @.avi - Duration: 1:40. by ...