Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Эссе - Күзләреңә карый алмыйм туры | Текст песни

Йөрәгемне урталайга телә
Тәрәзәдән төшкән кояш нуры...
Кукрэу булыр очкыннардан куркам-
Күзләреңә карый алмыйм туры...

Һаләкәткә илтер упкыннар бар,
Тик бер адым...җаным тетрәү тулы...
Хыял булыр чынбарлыктан куркам-

Күзләреңә карый алмыйм туры...

Чиксезлекнең кыл уртасын иңлим,
Офыкларга илтер гомер юлы...
Мизгел булыр мәңгелектән куркам-
Күзләреңә карый алмыйм туры...


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-