Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Эссе - Тырыш, улым. | Текст песни


Әти-әниең гап-гади кешеләр
Үз эшләрен яратып эшлиләр,
Һәр нәрсәнеңкадерен беләсең,
Барсына үз көчең белән ирешәсең.
Курыкма үзеңә җаваплык алырга,
Ашыкма сайлаган юлыңнан борырга,
Максатыңа ирешергә тырыш,
Сабырлык бүләге булыр сиңа уңыш.
-Исеңдә тот әти сүзләрен!

Тырыш, улым, улым, тырыш,
Көтеп торма үтә тормыш.
Ходай сиңа куәт биргән,
Калганы синнән, калганы синнән.

Кем әйтте таулар биек диеп,
Кем әйтте менә алмассың диеп
Мен үрләргә менерлек көчең бар,
Мен, мен, җилләрдән курыкма,
Мен, аска карама
Кайдан килгәнне, кайда барганны.
Әти сүзләрен беркайчан онытма.

Тырыш, улым, улым, тырыш,
Көтеп торма үтә тормыш.
Ходай сиңа куәт биргән,
Калганы синнән, калганы синнән.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-