Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Эссе - Уз язмышым (REMIX) | Текст песни

Иң-иң яхшы дуслар миндә генә,
Яхшырактыр алар үземнән дә.
Авырлыклар булса янәшәдә
Аңлый алар ярты сүземнән дә.

Башкаларны мин теләмәс идем,
Ходай биргән миңа иң яхшысын.
Авырлыгы шатлыклары белән
Бик кадерле миңа үз язмышым.

Сөйгәнем дә иң матуры минем,
Карап кына тора күзләремә.
“Җаным”,-дигән кебек яңгырый бит
Ачуланып әйткән сүзләре дә.

Башканы мин һич теләмәс идем,
Ходай биргән миңа иң яхшысын.
Авырлыгы шатлыклары белән
Бик кадерле миңа үз язмышым.

Рәхәт яшәр иде һәрбер бала,
Әти-әнисенә миндәй уңса.
Балалары өчен утка-суга
Керер иде алар кирәк булса.

Башкаларны мин теләмәс идем,
Ходай биргән миңа иң яхшысын.
Авырлыгы шатлыклары белән
Бик кадерле миңа үз язмышым.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-