БАЛАЧАГЫМ – ЗӘҢГӘР БОЛОН
1. Балачагым – зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен дөнья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга...
Кушымта:
Зәңгәр – зәңгәр дулкын булып
Зәңгәр болытлар агыла.
Зәңгәр сулы күлләрендә
Зәңгәр балыклар чагыла...
Балачагым – зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен дөнья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга...
2.Назлы – сылу сөмбел – гөлләр
Зәңгәр калфакларын кигән,
Зәңгәр кояш нурларына
Иркәләнеп башын игән...
Кушымта:
Балачагым- зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен донья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга...
Зәңгәр – зәңгәр дулкын булып
Зәңгәр болотлар агыла.
Зәңгәр сулы күлләрендә
Зәңгәр балыклар чагыла...
3.Зәңгәр таңда кояш көлсә,
Алсу – зәңгәр нурлар сирпеп,
Зәңгәр гөлләр тибрәнәләр
Җилбер – җилбер- җилбер итеп...
Юлиана Амирзянова 2011 еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2