Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Язгуль - "Син онытма жирдэ мин барын" Нур Даутов муз. Диля Булгакова сл. | Текст песни

Кыр казлары елап кыр казлары җырлап
Каңгылдашып оча көз җиткәч
Кыр казлары елап кыр казлары җырлап
Каңгылдашып оча көз җиткәч

Йөрәк әрнеп кала, йөрәк сыкрап кала
Кыр казлары кебек син киткәч
Йөрәк әрнеп кала, йөрәк сыкрап кала
Кыр казлары кебек син киткәч

Әллә яшьләр тама, әллә яңгыр ява
Кыр казлары киткән юлларда
Әллә яшьләр тама, әллә яңгыр ява
Кыр казлары киткән юлларда

Йөрәк сине көтә, еллар синсез үтә
Син онытма җирдә мин барын
Еллар синсез үтә, йөрәк Һаман көтә,
Син онытма җирдә мин барын

Кыр казлары кайтыр, тугай чәчәк атыр
Күл дулкыныр казлар кагынудан
Кыр казлары кайтыр, тугай чәчкә атыр
Күл дулкыныр казлар кагынудан

Көткән бушка китмәс, йөрәк әрнеп типмәс,
Син кайтырсың, үтәр сагынулар
Көткән бушка китмәс, йөрәк әрнеп типмәс,
Син кайтырсың, үтәр сагынулар

Көткән бушка китмәс, йөрәк әрнеп типмәс,
Син кайтырсың, үтәр сагынулар
Еллар синсез үтә, йөрәк Һаман көтә,
Син онытма җирдә мин барын

Язгуль еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-