Ялгыз хатын - ялгыз каен
Өзгәли көзге җилләр.
Яфраклар иртә саргайган,
Әллә чит туган җирдә...
Сыгылсаң да, сына күрмә -
Син бит җирнең бизәге.
Давыл узар, кояш чыгар,
Тик чак кына түз әле.
Ялгыз хатын - ялгыз каен
Ялгыз булу кыендыр.
Янында бит сөйгәне юк,
Эй, Ходаем, сыендыр.
Сыгылсаң да, сына күрмә -
Син бит җирнең бизәге.
Давыл узар, кояш чыгар,
Тик чак кына түз әле.
Елар чакта елмаясың,
Яшисең әрнеп - көеп.
Көтәсең бердәнбереңне -
Сүнмәгән соңгы өмет.
Сыгылсаң да, сына күрмә -
Син бит җирнең бизәге.
Давыл узар, кояш чыгар,
Тик чак кына түз әле.
ялгыз хатын еще тексты
Другие названия этого текста
- Салават Фатхетдинов - Сыгылсан да, сына курмэ...Син бит жирнен бизэге.. Давыл узар - Кояш чыгар, тик чак кына туз эле... (1)
- Салават Фатхетдинов (8 сезон) - Ялгыз хатын (1)
- Салават - Шенды язмышым (0)
- Салават Фатхутдинов - Ялгыз хатын (0)
- ялгыз хатын - салават фат (0)
- Салават Фатхетдинов - сыгылма (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1