Виль Червинский көе
Раушания Самигуллина сүз.
Урман буйларында яшел болын,
Җиләкләре пешкән кызарып.
Әти-әни җырлап җиләк җыя,
Тыңлап торам читтән сокланып.
Кушымта:
Әти өсләрендә зәнгәр күлмәк,
Әни япкан алсу яулыгын,
Алар җырын тыңлап моңга чумган,
Нурга чумган яшел болыным.
Яшел боллынарда кызыл җиләк
Тараладыр тәмле исләре.
Әти-әни җырлап җиләк җыя,
Эзли-эзли яшьлек эзләрен.
Кушымта
Болын өсләрендә сөю җыры
Болытлардан тама куңелгә...
Әти-әни җырлап җиләк җыя,
Озын булсын парлы гомерлэр.
Кушымта
Ямьле (YAMLE) еще тексты
Другие названия этого текста
- мин - атай асай (0)
- Ямьле (YAMLE) - Сөю җыры (В.Червинский көе, Р.Самигуллина сүз.) (0)
- Ямьле (Yumle) - Сөю җыры (В.Червинский көе, Р.Самигуллина сүз.) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2