Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Яна ел килгэн безгэ-- - (минус) | Текст песни

Үткән елым, моңсу саубуллашып,
Яңа елга мине тапшыра.
Хәтер хәзинәләрендә калып,
Үткәнемә карап ашыга.

Рәхмәт сиңа, үтеп киткән елым,
Гомеремнең газиз бер елы.
Һәрбер көнең, атна, ай, мизгелең
Кабатланмас ямь белән тулы.

Үткән елым, тапшыр алгы елга,
Эстафета итеп, яхшысын.
Алып керсен күңел яңа елга
Өмет-хыялларның яктысын.

Кыен, авыр чакны тапшырмыйча,
Үткән елым, калдыр үткәндә.
Иярергә тиеш түгел алар,
Күңел бәхет өмет иткәндә.

Яңа елның җисеме бит “яңа”,
Яңа хыял, яңа максатлар…
Өмет итеп ни алдыңа куйсаң,
Шул алдыңнан ияртеп атлар.

Яңа өмет, уй-хыяллар белән
Кереп барам яңа елыма.
Еллар җебе булып бормаланып,
Алда яткан гомер юлыма…

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-