Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

«Яран гөл» вокаль ансамбле (Факил Сафин сүз. Луиза Батыр–Болгари муз.) - Чаллы вальсы | Текст песни

Чаллы вальсы
Луиза Батыр-Болгари көе Факил Сафин сүзләре

Алмагачлар чәчәк аткан
Урамнан үттек бергә.
Салмак кына ак эңҗеләр
Коялды эзебезгә.

Кушымта:
Әй,Чаллының серле төне!
Йолдыз атылды күктә.
Сөю канатында икәү
Очабыз мәңгелеккә.

Күңел ашкына бәхеткә,
Ак урам бәхет юлы.
Чулман-су ярга сыенган -
Дулкынында ай нуры.

Кушымта.

Алмагачның аклыкларын
Күңелләр алсын әле.
Мәхәббәтем йолдызлардан
Яктырак янсын әле!

Кушымта.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-