Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Alqanat - Шәрык күзләре | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру


Минем халкым сәер язмыш колы,
Сәер юллар белән алга бара-
Конбатыш һәм шәрыкнең үги улы
Атлый тарих битенә таба.
Кемдер яши “нигә яшимен?” дип,
Кемдер Алла диеп үзен саный,
Күпләр шул агымда башларын иеп,
Юкка үткән көннәрен саный.

Миндә агымда, бара эшләрем
Тик карый миңа шәрык күзләре.
Көнбатыш ягыннан гөнаһ иңгән саен
Миңа елмаер шәрык күзләре...

Без алдык җир байлыкларын милли өстенлек итеп,
Алыштырдык аллаларны,
Берәүләр,тел сындырып, кычкыра “азатлык” диеп
Һәм уята татарларны...
Ишетәсеңме? Кара төнгә зарын сөйли Болгар җиле
Җырлый елый, ул танымый туган җирен.

Миндә танымыйм – үтә көннәрем
Тик миңа карый шәрык күзләре.
Көнбатыш ягыннан гөнаһ иңгән саен
Миңа елмаер шәрык күзләре...

(c) Ильназ Гараев


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-