Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

DSY - Билгесезлек [ Prod. by DSY ] | Текст песни

Мин куркам югалырга бирешеп аврылыкларга
Басып алга атлыйм, борылып карамыйча артка.
Артка борылсаң, искә төшә истәлекләр
Кайчандыр шулар өчен янып көеп йөргәннәр.
Һәм кабаттан караңгы көннәр башланыр
Ә мин теләмим барсын йөреп чыгарга тагын.
Үткәннәр үткән, яңа тормыш көтә алда
Мин жыенмыйм хәзер кул кушырып утырырга.
Мин, үз-үземне җинәргә тиеш
Тик ул жиңел түгел,кирәк бик күп көч.
Җитешергә барсына, вакыт җитеп бетми
Барыгызга җитешергә, берничә түгел мин!
Сабырлыгым чыдар.Тик чыдар күпме?
Мин инде күптән ардым көтеп,түзеп.
Хәркөнне яшәп шушы җимерек дөньяда
Мин югалырмын,чумып болытлар арасына.

Бу тормыш уйландыра, ләкин шуңада
карамастан, без тиеш адым ясарга.
Сулга атладың, егылып төштен аска
Унга атладың, менеп киттең югарыга.
Бу тормыш уен... Ялгышма!
Хәтта 1 секунд барсын үзгәртэ ала.
Сайла үз юлыңны, сайла!
Әмма зарланырлык булмасын ахырдан.

Төрле уйлар фикерләр керә башыма
4 дивар арасында үзем генә калганда.
Аңлыйм инде хәзер нәрсәнең ничек икәнен
Тормыш өйрәтә барсына һәм ул мине өйрәтте.
Аңладым юк икән хәзер мәхәббәт
Бер береңне ихлас сөю һәм чын хисләр.
Аерырга өйрәндем кем әшэке, кем әйбәт
Һәм дусларны, каршыңа куючы бик зур киртә.
Инде бар кеше бу дөньядан бизгән
Алар барсыда көтэ яхшы, якты мизгел.
Алар бернәрсәдә курми, алар барсыда сукыр
Ялган битлек ясап, имеш барда яхшы.
Көннән-көн арта минем бу дөньяга нәфрәтем
Үземне тынычландырам, каләм алып кулыма
Көн саен батып уйларга, мин уйланам.
Һәм мин тынычланам, язып яңа юллар.

DSY еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-