Без без без идек, без унике кыз идек, Күлмәкләребезне җыеп, калага киттек. Кесәбез тишек, аягыбызда итек, Акча эшлэп кайтырга анабызга сүз бирдек.
Авылда эшләр харап, сыерыбыз авырый, Кем кунакка килмәсен – барсы да акча сорый, Шуңа да чыгып качтык, туп-туры алга карап, Чаптыра атларны кучер суккалап та, тарткалап.
Калага барып җиттек, нәкъ Казанның уртасы, Кинәт каршыда кара джип килеп басты. Мондый чибәр кызларны ничек калдырып булсын? Мин бит эшкуарларның шәһәрдә иң зурысы!
Әйтче, иркәм, әллә син йолдыз булырга килдең? Аллага шөкер, минем кулга эләктең! Барысын да эшлибез, я инде сиңа, җитте! Аннары безне төяп, мунчага алып китте.