Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Libertas ( Funt, F4) - Minem dogam | Текст песни

Йә Ходаем, бир миңа көч - үз-үземне җиңәрлек,
Йә Ходаем, бир миңа көч - дөрес юлга керерлек,
Йә Ходаем, бир миңа көч - мин бүтән гөнаһ кылмам,
Йә Ходаем, бир миңа көч - мин Сиңа тәүбә кылам.

Мин очар идем хәзер болытлар артына,
Чөнки юк бер сәбәп калырга бер секундка,
Бу дөньяда тотмый мине берни, бары тик
әти-әни, алар диеп мин яшим тик.
Яктылык күрмим һәм үтәм көннәр аша
Бөркелеп куе төтенгә мин тартам
Һәм тартам, җинел шулай яшәргә,
Тик ялгышып кабат бирешәм үз-үземә
Мин көч тапмадым әле үземне җиңәргә
Әле дә карыйм бүтән күзләр белән бу дөньяга
Табарга тырышып кояш нурын болыт арасында,
Кара карга диеп мине ата карама, уйлама
Фәрештәләр күптән кул селтәгән дөньяга.
Яктылык кайда? юк җавап бу сорауга.
Бу минем дөнья, минем аңа караш аша.
Мин ышанам Ходайга, Ул бит күрә барысын
Һәм бу бары минем догам хәзер барсын аңларсың.
Кушымта:
Йә Ходаем, бир миңа көч - үз-үземне җиңәрлек,
Йә Ходаем, бир миңа көч - дөрес юлга керерлек,
Йә Ходаем, бир миңа көч - мин бүтән гөнаһ кылмам,
Йә Ходаем, бир миңа көч - мин сиңа тәүбә кылам.

Миңа кала бары тик Сиңа дога укырга,
Миңа кала бары тик Сиңа тәүбә кылырга,
Миңа кала бары тик синнән гафу сорарга,
Миңа кала бары тик дөрес юлны табарга,
Миңа кала бары тик Синнән көч сорарга
Һәм соңгы сулышым алып кабат сугыш башларга,
Миңа кала бары тик җиңәргә үз-үземне,
Яктылыкка адым ясап күмәргә бар үткәнне,
Миңа кала бары тик онытырга күргәнне,
Миңа кала бары тик кисәргә бар чикләрне,
Миңа кала бары тик әйтергә бу сүзләрне
Һәм яшерергә үземнең ялган тулы күзләрне.
Каләм белән хәтеремнән үткәнне кабат сызам,
Бозылмаска тырышам тик кабат гөнаһ кылам,
Үзгәрешләр җилендә яфрак сыман очынам
Әллә кабат ялгышам, әллә бары саташам...

Кушымта.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-