Дәрдмәнд сүзләре
Кыйгач кашым,
Асыл ташым!
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә, Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
Хублар хубы,
Алма тубы,
Пешкән, тулгансын!
Шул чагында
Син тагын да
Чибәр булгансың!
Алмакаем
Аппакаем
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә, Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
Җилбер, җилбер,
Син бик тилбер,
Күбрәк уйныйсың!
Ак гөлләрне
Сөмбелләрне
Төзми куймыйсың.
Кил гөлкәем
Сөмбелкәем
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә, Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
Йокла шунда
Син төшеңдә
Колын менерсең
Алмачуар арбасы бар
Менә күрерсең
Mubai еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3