Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Mubai - Кайтмадын | Текст песни

1. Очрашырбыз дидең, карлар яугач,
Бар дөньяны ап-ак кар каплады.
Күпме юллар үттем аны таптап,
Синең эзләреңне тик мин, тапмадым.

Припев
Күңелемдәге кайнар хисләрне,
Салкын бураннардан сакладым.
Бураннар да үтте, язлар җитте,
Син оныттың ахры, кайтмадың..
Кайтмадың.

2. Әле дә булса таңгы талгын җилләр
Синнән сәлам булып, исәләр.
Язгы нурлар синең кулың булып,
Чәчләремнән минем сөеп үтәләр.

3. Акылым инде күптән өмет өзде,
Күңелем генә сине һаман сагына
Сабый бала кебек ышана ул өзелеп сөйгән
Иң тәүге ярына.

Mubai еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-