Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Азат Каримов Алинэ - Кайчан гына очрашырбыз | Текст песни

Якты кояш, кояш сине күрә
Чәчләреңне назлый җилләр генә.
Кояш, җилләр юл күрсәтеп
Очраштырмый безне җирдә нигә?

Кайчан гына очрашырбыз,
Онытыр идем сагышымны.
Күкрәгемә кочып елый-елый,
Тыңлар идем синең тавышыңны.
Тыңлар идем тавышыңны
Синең назлы тавышыңны.

Көткән язлар, язлар китеп барды
Синсез генә керәм инде көзгә.
Ялгызлыкның газаплары
Үзәгемне минем өзә, өзә.

Кайчан гына очрашырбыз,
Онытыр идем сагышымны.
Күкрәгемә кочып елый-елый,
Тыңлар идем синең тавышыңны.
Тыңлар идем тавышыңны,
Синең назлы тавышыңны.

Кемнәр генә, кемнәр сине белә
Нурлы йөзләреңне көн дә күрә.
Эзләп тапсам ал таңнарда
Уятырмын назлап үбә, үбә.

Кайчан гына очрашырбыз,
Онытыр идем сагышымны.
Моңлы җырлар кебек тыңлар идем,
Тыңлар идем назлы тавышыңны.
Тыңлар идем тавышыңны,
Синең назлы тавышыңны
Тыңлар идем тавышыңны,
Синең назлы тавышыңны.

Другие названия этого текста
  • Хәйдәр Бигичев - Кайчан гына очрашырбыз... (1)
  • Хайдар Бигичев - 086_Качан гына очрашырбыз.mp3 (0)
  • Азат Каримов Алинэ - Кайчан гына очрашырбыз (0)
  • Нияз Хаматшин - Кайчан гына очрашырбыз (0)
  • Хәйдәр Бегичев - Кайчан гына очрашырбыз... (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-