Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов - Үткәннәргә кире кайтыр идем | Текст песни

Үткәннәргә тагын кайттым әле,
Карайганнар таныш урамнар.
Эзләреңне синең күптән инде
Күмеп киткән карлы бураннар.
Кышкы юлда юк шул тузаннар.

Күзләрең дә шундый моңсу иде,
Карый миңа таныш кырларым.
Түзә алмадым шунда күңелем тулып
Яшьлегебез җырын җырладым.
Яннарымда гына булмадың.

Озатырга чыкты туган авыл,
Тагын китәм язмыш эзеннән.
Иңнәренә көянтәләр элеп,
Ак каеннар юлга тезелгән.

Иңнәренә көянтәләр элеп,
Ак каеннар юлга тезелгән.
Ак яулыкта гына түгел исемең,
Йөрәгемә мәңге чигелгән.

Йөрәгемә мәәәңге чигелгән.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-