Кайтырмын дидең, кайта алмадың,
Биргән вәгдәңне үти алмадың.
Барыбер көт мине, вакыт үтмәгән,
Без очрашасы язлар җитмәгән.
Без йөргән юлга үләннәр үсте,
Бу көннәр безнең бигрәк тиз үтте.
Аңла син мине, аңла, гүзәлем,
Алдашмыйлар бит минем күзләрем.
Минем күңелем гел сине уйлый,
Нишлим соң инде, онытып булмый.
Язмышлар безне көчләп аергач
Хатларың укыйм, өзелеп сагынгач.
Айрат ХӨСӘЕН еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1