Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айфара & Иркә - Мин дә сине яратмыйм | Текст песни

Арттан көндә йөри торгач,
Син мине үзең таптың.
Ә хәзер, җай чыккан саен
"Китәм" – дип куркытасың,
Сиздермичә көләсең,
Ялыныр дип беләсең.

Ой, ой, ой, кирәгең бер тиен,
Күренмә дә күземә.
"Ялыныр" диеп тә уйлама,
Туйдым синнән үземдә.

Мин дә туйдым хәзер синнән,
Йөрим кызганып кына.
Китәсең дә, киләсең дә
Тагын оялып кына.
Ә хәзер инде килмә,
"Гафу итәр" дип белмә.

Ой, ой, ой, кирәгең бер тиен,
Күренмә дә күземә.
"Ялыныр" диеп тә уйлама,
Туйдым синнән үземдә.

Ярар, алай булгач, синең
Юлларыңа ак җәймә.
Гел, каядыр ашкынасың,
Синеңчә булсын, әйдә.
Эзләмә мине бүтән.
Яратмыйм сине, күптән.

Ой, ой, ой, кирәгең бер тиен,
Күренмә дә күземә.
"Ялыныр" диеп тә уйлама,
Туйдым синнән үземдә.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-