1. Нинди матур минем туган ягым,
Бар яланнар, тугай, урманнар.
Әллә нинди биек булмаса да,
Җанга якын сузык таулар бар.(2р)
Припев: Синсез яшәү миңә җиңел түгел,
Туган җирем шуны аңладым.
Әй, син минем сөйгән изге җирем,
Артта калган яшьлек таңнарым.
2. Ул тауларның беләм һәр ноктасын,
Таулар белә бала чагымны,
Әлдә булса төшләремдә күрәм
Җилдәй очкан, уктай чанамны.
Припев: Синсез яшәү миңә җиңел түгел,
Туган җирем шуны аңладым.
Әй, син минем сөйгән изге җирем,
Артта калган яшьлек таңнарым.
3.Тыныч кына аккан бар елгалар,
Ис китмәле бездә күлләр бар,
Бездә җирнең җанын бизәкләгән
Сандугачлар моңы таңнар бар.
Припев: Синсез яшәү миңә җиңел түгел,
Туган җирем шуны аңладым.
Әй, син минем сөйгән изге җирем,
Артта калган яшьлек таңнарым.
Алсу Сюндюкова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3