Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Альбина Хакимова - Бер нәрсә дә үзгәрмәгән кебек | Текст песни

Узмаганда сыман бу гомерләр
Булмаганда сыман бу еллар.
Сүрелмәгән әле ул тойгылар
Суынмаган әле күңелләр.

Бер нәрсә дә үзгәрмәгән кебек
Үзгәрмәс тә кебек тиз генә.
Үкенечле күз яшьләрен түгеп
Урамнарда елый көз генә.

Булмаган да сыман күз яшьләре
Күңелләрне төргән болытлар.
Ямь тапмыйча синсез доньялардан
Китәселәр килгән минутлар.

Бер нәрсә дә үзгәрмәгән кебек
Үзгәрмәс тә кебек тиз генә.
Үкенечле күз яшьләрен түгеп
Урамнарда елый көз генә.

Сынмаган да сыман сабырлыклар
Өзелмәгән сыман үзәкләр.
Саф хисләрне һаман югалтмыйча
Саклый икән әле йөрәкләр.

Бер нәрсә дә үзгәрмәгән кебек
Үзгәрмәс тә кебек тиз генә.
Күңелләрнең сагышыннан бары
Урамнарда елый көз генә.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-