Мин сине оныткан диеп уйлыйсыңдыр,
Рәсемеңә карап кайчан елыйсыңдыр.
Хәтеремнән чыгып ташланган чагыңда
Килә искә төшеп үткәннәр хакына.
Кушымта:
Мөмкин түгел, мөмкин түгел
Сине бер көн оныту.
Саф-эчкерсез, ап-ак иде
Минем сине ярату!
“Сөям, яратам!” – дип нигә әйтәлмадык?
Оялу хисләрен ник соң җиңәлмадык?
Гомер юлыбызда адаштылар хисләр,
Ул саф тойгыларны урладылар читләр.
Кушымта.
Өннәремдә юк син, төшләремдә – гел син.
Безнең саф хисләргә көзләр укый ясин.
Яннарымда минем, бәгърем, булмасаң да,
Синең исемең мәңге минем җанда!
Кушымта.
Вадим Фәтхинуров, Дилара Курамшина еще тексты
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1