Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Василя Фаттахова - Ялгыз Миляш | Текст песни

Кышкы урман аша юлым,
Тирә-ягым тып-тыныч.
Тантаналы тынычлыкта
Артта гына куркыныч.-2р.

Күзем төште бер җиргә,
Тукта, анда кем тора.
Туңган дөнья уртасында
Ялгыз миләш утыра.-2р.

пр.: Ялгыз миләш янып тора,
Ялгыз миләш,-2р
Күзләремдә кан яше.
Кемнәр өчен елый икән,-2р
Ялгыз миләш тәлгәше.-2р

Әллә мине табалмаган,
Әллә сине югалткан.
Миләш телен белмәем шул,
Аңламас шул, юатсам.-2р.

Гомеремнең бер мизгеле-
Урман аша юл үтте.
Туңып барган йөрәгемне
Ялгыз миләш җылытты.-2р.

пр.: Ялгыз миләш янып тора,
Ялгыз миләш,-2р
Күзләремдә кан яше.
Кемнәр өчен елый икән,-2р
Ялгыз миләш тәлгәше.-2р

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
  • Виталий Агапов - СУПЕР СЭВЭЛЭЙ ТАКМАКЛАРЫ Виталий Агапов - СУПЕР СЭВЭЛЭЙ ТАКМАКЛАРЫ
    Анвар Нургалиев Кызыл миляш - Duration: 3:32. by Алина ... Виталий Агапов- ОНЫТМАГЫЗ ЯЛГЫЗ ЭТИЛЭРНЕ - Duration: 5:24. by ...