Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Венера Ганиева - Нинди моң бар синең күзләреңдә( Л. Батыр-Болгари, М. Галиев) | Текст песни

Төнге сулар ага онытылып,
Аргы якка чакыра утлар.
Җирдә яшәү кадерле син булганга,
Елларга тиң назлы минутлар.

Уятучым бит син, юатучым,
Аңлатырга җитмәс сүзләр генә.
Бик еракта янган сүнмәс учак кебек
Нинди моң бар синең күзләреңдә?

Дулкыннардан күчә төн карасы.
Ай шәүләсе төшкән елгага.
Ай юлыннан сагынып кайтыр өчен
Күпер салыйк килер елларга!

Уятучым бит син, юатучым,
Аңлатырга җитмәс сүзләр генә.
Бик еракта янган сүнмәс учак кебек
Нинди моң бар синең күзләреңдә?

Другие названия этого текста
  • Башкарма - Нинди моң бар синең күзләреңдә? (Луиза Батыркаева - Марсель Галиев) (0)
  • Венера Ганиева - Нинди моң бар синең күзләреңдә (0)
  • Җырлы:Венера Ганиева (1955.05.05)... - 11).<<Нинди моң бар синең күзләреңдә>>?!. Марсель Галиев сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе... Язма:7 май, 1975 елгы... (0)
  • Башкарма - Нинди моң бар синең күзләреңдә? (0)
  • Венера Ганиева - Нинди мон бар синен кузлэрендэ (0)
  • Венера Ганиева - Нинди моң бар синең күзләреңдә( Л. Батыр-Болгари, М. Галиев) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-