Синең серең
Күзләребез күрешкәндә
Ул нинди мизгел иде?!.
Яшьнәде дә, йөрәкләрдә
Уртак сер яшеренде.
Кушымта:
Икебез дә моны сизде,
Синең серең - минем серем...
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде.
Кинәт искә төшерәм дә,
Йөрәкне яшен телә...
Синең миңа килүеңне
Ул шулай алдан белә.
Кушымта.
Гашыйк булу бер күрүдә-
Яшен ул йөрәкләрдә...
Буйсынмыйча беркемгә дә,
Мәхәббәт шулай килә.
Кушымта.
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова♫ - Синең серең (минус) (0)
- Гүзәл Уразова - Синең серең (минус) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1