Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Г. Уразова һәм И. Хәкимов - Сиңа гына | Текст песни

http://vk.com/urazova_khakimov

(Ленар Бикмурзин көе, Гөлнара Рәшитова сүзләре)

1. Син янымда чакта миңа бәйрәм,
Син булганда дөньям күңелле.
Мин бәхетле бары синең белән,
Яктыртучым тормыш күгемне.

КУШЫМТА:
Сиңа гына йөрәк тулы назым,
Син генә җырлы-моңлы сазым.
Син минем мәңге сүнмәс йолдызым,
Салкында җылытучы язым.

2. Куркыталмый мине бураннар да,
Челләләр дә, әче җилләр дә,
Чөнки сынауларда сынмый торган
Пар канатлар безнең иңнәрдә.

3. Сөйкемле һәм серле күзләреңнең
Көзгесендә күрәм уземне.
Мин ышанам, бары тик син генә
Яз итәрсен минем көземне.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-