Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп
Бакчада үсәләр чияләр.
"Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!" – дияләр.
Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
"Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!" – дияләр.
Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар,
"Үбим!" – дип үрелә чияләр.
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.
Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
"Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!" – дияләр.
Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне
Күз явын алырлык чияләр.
"Төшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә!
Соңлама, соңлама!" – дияләр.
Тулышып пешкәннәр
Кып-кызыл чияләр.
"Сез икәү, сез икәү
Бәхетле!" – дияләр.
Габдельфат Сафин еще тексты
Другие названия этого текста
- Габдельфат Сафин - Чияляр (0)
- Габдельфат Сафин - Чиялэр Чияләр (караоке) (0)
- Габделфат Сафин - Чияляр(вы двое - красивая пара) (0)
- Айдар Курмандаев - Чиялэр (Габдельфат Сафин cover) (0)
- Габделфат Сафин - Сез икәү (0)
- Габделфат Сафин - "Сез икәү, сез икәү Пар килгән!" – дияләр. (0)
Сейчас смотрят
- Bel Suono DJ Mac nger - Te Quero (vk.com/sound_and_life)
- Габдельфат Сафин - Чиялэр Чияләр (караоке)
- ShaM,Kreed,d1n,ShaM и KReeD Звезда, ShaM,Kreed,d1n, кавабанга, баста ,гуф, смоки мо, дима карташов, райдер,rider, тимур спб,реп про любовь, о любви, реп, хип-хоп,... - Не отдам
- Алёна Петровская - Грибы,грибочки (театр Лицедеи)
- Роксет - Трек из фильма " Красотка"
- 11. И. Растеряев - Георгиевская ленточка [Звонарь, 2012]
- Cień - Zory (Baradulinki Live)
- Алексей Леоненков - Ангел мой (сл. и муз. А.Леоненков)
- Chubby Checkers - Let's Twist Again
- кристальный джокер - Вперед, Зенит!
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1