Урман чишмәсе
Шамил Тимербулатов көе Разил Вәлиев сүзләре
Урман юлында чыктың каршыма,
Такыя үреп кидең башыңа.
Кара урманда көндез адаштым,
Калды урманда моңлы карашым.
Челтер-челтер ага урман чишмәсе.
Челтер-челтер суга ятлар төшмәсен.
Челтер-челтер килә синең сүзләрең .
Челтер-челтер өзә үзәгем,үзәгем,үзәгем.
Зифа каендай синең буйларың.
Карадым сиңа, карап туймадым.
Чишмә суыдай акты чәчләрең,
Чишмә суыдай җанга чәчрәдең.
Челтер-челтер ага урман чишмәсе.
Челтер-челтер суга ятлар төшмәсен.
Челтер-челтер килә синең сүзләрең,
Челтер-челтер өзә үзәгем,үзәгем,үзәгем.
Урман яктырды, безне күрүгә.
Чакырдың мине урман түренә.
Урман чишмәсе, сиңа мең рәхмәт!
Чишмәдәй чиста безнең мәхәббәт.
Челтер-челтер ага урман чишмәсе.
Челтер-челтер суга ятлар төшмәсен.
Челтер-челтер килә синең сүзләрең,
Челтер-челтер өзә үзәгем,үзәгем,үзәгем.
Ганиева Венера еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1