Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзель Уразова - Син минеке. | Текст песни

Син минеке

Чит-ят кызлар сиңа күз кысканда
Күрмәс диеп, җаным, уйлама.
Хатын-кызның күңелләре сизгер –
Син мәхәббәт белән уйнама!

Кушымта:
Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың.

Көнләштерәм диеп тырышма син –
Мин көнләшмәм, сүнәр хисләрем.
Җил-давылда калган чәчәк сыман
Мәхәббәтем белән нишләрмен?

Кушымта.

Икәү бергә караганда гына
Матур була туган иртәләр.
Үз кулыбыз белән кора күрмик
Үтеп чыга алмаслык киртәләр.

Кушымта.

Гүзель Уразова еще тексты


Другие названия этого текста
  • Гүзәл Уразова - Син минеке (1)
  • Гүзәл Уразова - Син минеке (минус) (0)
  • Гузэл Уразова - Син минеке (минус) (0)
  • Гүзель Уразова - Син минеке. (0)
  • Гүзәл Уразова - Син минеке (минус) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-