Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Синең белән минем йөрәк | Текст песни

http://vk.com/urazova_khakimov

(Оскар Усманов көе, Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре)

1. Тормыш дигән дәрья буйлап
Бер-беребезне юлга дәштек.
Озатып калды "Үтегез, - дип, -
Гомер юлын гөр-гөрләшеп!"
Синең белән минем яшьлек.

КУШЫМТА:
Без бер язда җиргә туган,
Беребез - былбыл, беребез - тирәк
Бер мәхәббәт ялкынында
Уртак утта янды дөрләп,
Синең белән минем йөрәк.

2. Алда әле көтә безне
Уртак язлар, уртак көзләр.
Көзләрдән дә сагыш түгел,
Аллы-гөлле гөлләр эзләр
Синең белән минем күзләр.

3. Еллар үтәр, җилләр исәр,
Башка булыр безнең төсләр.
Тик барыбер керсез калыр,
Тик барыбер булыр исән
Синең белән минем хисләр.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-