Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гимн школы - Укытучыма(Зәңгәр күктә кояш елмайгандай) | Текст песни

Укытучыма.

Зәңгәр күктә кояш елмайгандай
Чакырдың син белем иленә!
Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк
Кереп калдың минем күңелемә!

Кушымта:
Укытучы, мәктәп – ике исем
Һәрчак булыр йөрәк түрендә!
Балачакның якты мизгелләре
Онытылмас гомер- гомергә!

Өйрәндек без синдә зур дөньяны
Танырга һәм алдан барырга!
Тормышта һәрчак ягымлы йөзле,
Киң күңелле булып калырга!

Кушымта:
Укытучы, мәктәп – ике исем
Һәрчак булыр йөрәк түрендә!
Балачакның якты мизгелләре
Онытылмас гомер- гомергә!

Онытмамын сине беркайчан да,
Изге тормыш – минем мәктәбем!
Биргән белемең- тәрбияң өчен
Сиңа мең- мең рәхмәт әйтәмен!!!

Кушымта:
Укытучы, мәктәп – ике исем
Һәрчак булыр йөрәк түрендә!
Балачакның якты мизгелләре
Онытылмас гомер- гомергә!

Ришат Галимов сүзләре (бер өлеше Сания апа Хәбибуллинаныкы)

1993 год


Другие названия этого текста
  • Минем Ин Газиз Укытучыма - Укытучыма (1)
  • Гимн Дубъязской школы (Лилия Муллагалиева) - Укытучыма (1)
  • Гимн школы - Укытучыма(Зәңгәр күктә кояш елмайгандай) (0)
  • Лилия Муллагалиева - Раушания Мухаметовна!! !без сезне биииик нык яратабыз,сагынабыз!барысы очен дэ ЗУР РЭХМЭТ СЕЗГЭ!!!! (0)
  • Лилия Муллагалиева - Укытучы. (0)
  • Лилия Муллагалиева - Гельфия Минназымовна!без сезне биииик нык яратабыз,сагынабыз!барысы очен дэ ЗУР РЭХМЭТ СЕЗГЭ!!!! (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-