Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузел Уразова - Озак яшэ, энкей | Текст песни

Ап-ак чәчәләреңне тарап үргән чакта
Уйлыйсыңдыр, әнкәй, безнең хакта.
Тебәп күзләреңне безнең кайтыр юлга,
Көтәсеңдер инде һәрбер ялда.

Кушымта:
Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач, үскән бәбкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге-саф күңелең,
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән!

Изге теләкләрне әйтеп барыбызга да,
Сакланыгыз, дидең, ялгышлардан.
Бизәр гомерләрне аклык булсын җанда,
Зарланмагыз бер дә язмышлардан\".

Әйткән сүзләреңне искә алган чакта
Йөрәгемдә яшәү көчем арта.
Гомер көзләремне узган чатымда да
Кабатлармын мин дә балаларга.



Другие названия этого текста
  • Гузел Уразова - Озак яше, энкей. (0)
  • Гузел Уразова - Озак яше, энкей. (Ишек алдын синен яшел келэм, без булмагач ускэн бэпкэ yлэн...)) (0)
  • Гузель Уразова (татарская) - Энкэй. (Мама) (0)
  • Гузел Уразова - Озак яшэ, энкей (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-