Күзләребез күрешкәндә
Ул нинди мизгел иде?!.
Яшьнәде дә, йөрәкләрдә
Уртак сер яшеренде.
Икебез дә моны сизде,
Синең серең - минем серем...
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде.
Кинәт искә төшерәм дә,
Йөрәкне яшен телә...
Синең миңа килүеңне
Ул шулай алдан белә.
Икебез дә моны сизде,
Синең серең - минем серем...
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде.
Гашыйк булу бер күрүдә-
Яшен ул йөрәкләрдә...
Буйсынмыйча беркемгә дә,
Мәхәббәт шулай килә.
Икебез дә моны сизде,
Синең серең - минем серем...
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде.
Другие названия этого текста
- Гузэл Уразова - Синен серен- Минем серем))) (0)
- Гузель Уразова - Синен серен - Синен серен (0)
- Гузель Уразова - синен серен (минус)Күзләребез күрешкәндә Ул нинди мизгел иде?!. Яшьнәде дә, йөрәкләрдә Уртак сер яшеренде. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йө (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1