ТУЙ БАЛДАГЫ
Мансур Шиһапов сүзләре
Яшь парлар балдак алыша,
Моң агыла тын гына.
Кыңгыраулар бәхет җырлый.
Атлар алга ыргыла.
Эх,шәм шикелле ун бармак,
Тиң бармакта пар балдак.
Туй балдагы-вәгъдә бирү-
Ата-бабадан калган.
Юртаклар юлны яралар,
Дага эзе ак карда.
Күпме хис килен йөзендә,
Күпме сөю бу җанда.
Эх,шәм шикелле ун бармак,
Тиң бармакта пар балдак.
Туй балдагы-вәгъдә бирү-
Ата-бабадан калган.
Мәңгелек ул дөрләп яна,
Гашыйклар чәчәк салды.
Сафлык анты-туй балдагы-
Кояшта якты янды.
Эх.шәм шикелле ун бармак,
Тиң бармакта пар бармак.
Туй балдагы- вәгъдә бирү-
Ата-бабадан калган.
Соклана кияү егете,
Кочаклап яшьлек дустын,
Тальян чыңы җырлап,елап
Озата авыл кызын.
Эх,шәм шикелле ун бармак,
Тиң бармакта пар балдак.
Туй балдагы-вәгъдә бирү-
Ата-бабадан калган.
Гульдания Хайруллина еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1