Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гульназ Гарифзянова - Эй, гармун!( 2014) (Л.Батыр-Болгари кое,Р.Валиева суз.) | Текст песни

Авыл өстендә авыр моң ята,
Кемдер гармунын уйната.
Гармуны гүя үксеп елыйдыр,
Авыл тын калып, тыңлыйдыр.

Кем йөри гармуннарны тартып,
Ялгыз йортка сагыш уятып.
Әй, гармун, гармун, уйнама тукта,
Моңлы җанны елатма, юкка.

Туган авылның тын урамнары
Оныткан инде моңнарын.
Онытсын инде, уйнама тукта,
Сунгән йөрәкне уятма.

Кем йөри гармуннарны тартып,
Ялгыз йортта сагыш уятып.
Әй, гармун, гармун, уйнама тукта,
Моңлы җанны елатма, юкка.

Уятма юкка, сүнде өметләр,
Кайтмаска киткән гомерләр.
Уйнама, гармун, җитте, кирәкми,
Әрнетмә җанны, йөрәкне.

Кем йөри гармуннарны тартып,
Ялгыз йортта сагыш уятып.
Әй, гармун, гармун, уйнама тукта,
Моңлы җанны елатма, юкка.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-