Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Данир Сабиров - Керфекләрең синең нигә кара | Текст песни

Керфекләрең синең нигә кара,
Күзкәйләрең кара булмагач?
Яшь йөрәккә нигә утлар салдың,
Ялкынында үзең янмагач?

Түп түп итеп баскан дүр атыңны,
Тояклары яшел ут икән.
Төшмәсенлә күзең матур ярга,
Мәнге сүнми торган ут икән.

Ай да карый миңа моңсу гына,
Белгән кебек минем уемны.
Кем теләми сөйгән яры белән
Гомерлеккә бергә булуны?

Керфекләрең синең нигә кара,
Күзкәйләрең кара булмагач?
Яшь йөрәккә ник ут кабыздың,
Ялкынында үзең янмагач.

Аерылып синнән ерак китсәм
Очрашмабыз бәлки тиз генә
Мин онытмам сине гомерем буе
Тик онытма мине син генә.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-