Җир өстенә ап-ак карла ява...
Нинди матур кышкы урамнар,
Мин юләргә сөю китердегез.
Туктагызча кышкы бураннар.
Сине генә йөрттем хыялымда -
Гомерем буе сине мин көттем.
Саф сөюем ап-ак карлар кебек...
Ишетәсен мине сөеклем?
Ябалаклап яуган карлар булып,
Килеп кердең минем язмышка.
Белмәдем бит: тирән саф сөюгә
Эйләнер дип дуслык, ялгышта...
Кышнын сихри, айлы бер кичендә..
Кузләребез кузгә карады..
Бөтен дөнья кинәт тынып калды...
Иреннәрем, сине атады.
Кил син миңа көртләр ера-ера.
Капласада ак кар җиханны.
Кайнар сулышым белән эретермен,
Керфегеңә кунган карларны...
© Джамиля Зарипова
http://vk.com/aphroditka1
Джамиля Зарипова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3