Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Дэржия Хосаинова - Гөлшәһидә | Текст песни

Сызланма, әрнемә юксынып, йөрәгем!
Сагынып, саргаеп өзелмә, үзәгем!

Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә,
Карлыгач шикелле кичекми һәр язда.

Ак күңел, пакъ күңел, бу кадәр ярсыма,
Тилереп, шашынып дөньянытарсынма.

Таң әле атмаган, кыш әле узмаган,
Кар ява Акъярда, кар ява Акъярда.

Син чыда барсына, сөюең хакына,
Ул килер, баш ияр берзаман каршыңда

Хәзергә белми ул, хәзергә күрми ул
Янганың, көйгәнең гел аның утында.

Җил исә тын гына, ай йөзә моң гына,
Күңелдә ул гына, йөрәктә ул гына.

Күр әнә: төн үтә; күр әнә: яз җитә.
Шау килеп боз ага Акъярым суында.


Дэржия Хосаинова еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-